Образовательные программы муниципального общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №15 с углубленным изучением отдельных предметов» icon

Образовательные программы муниципального общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №15 с углубленным изучением отдельных предметов»



Смотрите также:
Образовательные программы муниципального общеобразовательного учреждения «Средняя...
Образовательные программы муниципального общеобразовательного учреждения «Средняя...
Образовательные программы муниципального общеобразовательного учреждения «Средняя...
Образовательные программы муниципального общеобразовательного учреждения «Средняя...
«Средняя общеобразовательная школа №24 с углубленным изучением отдельных предметов»...
Информационно-аналитическая карта (паспорт) муниципального общеобразовательного учреждения...
Положение о ведении классного журнала муниципального общеобразовательного учреждения «средняя...
Приказ №87 от «1» сентября 2010 г...
Программа развития Муниципального общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная...
Публичный доклад директора муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя...
Образовательная программа   муниципального общеобразовательного учреждения Куокуйская средняя...
Доклад муниципального казенного образовательного учреждения «Средняя общеобразовательная с...



страницы: 1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   24
вернуться в начало
скачать

^ 11 нче сыйныф ахырына укучылар татар теленнән түбәндәге белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

1.Тел бүлекләре буенча мәгълүматлылык

Фонетика һәм орфоэпия буенча:

1.Татар телендәге сузык һәм тартык авазларның акустик-артикуляцион үзгәрешләрен белү. Авазларны дөрес әйтү.

2.Сүз басымы белән логик басымны дөрес кую.

3.Сүзләргә фонетик анализ ясау.

4.Сүзләргә трпнскрипция ясау.

5. Аваз һәм хәреф төшенчәләрен аеру.Алфавитны белү.

Лексикология һәм фразеология буенча:

1.Татар теленең сүз байлыгын барлау, аңа характеристика бирү.

2.Сүзләрнең һәм фразиологик әйтелмәләрнең лексик мәгънәләрен аңлату, синоним һәм антонимнар табу.

3.Аңлатмалы, энциклопедик, этимологик,тәрҗемәле сүзлекләр белән эшләү.

Стилистика буенча:

1.Телебездә кулланыла торган стильләрне, аларның үзенчәлекләрен белү.

2.Төрле стильдәге текстларны аера белү.Стиль хаталарын табу һәм төзәтү буенча эшләү.

Сүз төзелеше буенча:

1.Татар теленең ялганмалы табигатен аңлау. Сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен билгели белү.Тамыр,нигез һәм кушымчаларга аңлатма бирү.

2.Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.

Морфология буенча:

1.Сүзләрне төркемләү,сүз төркемнәренең үзенчәлекләрен билгеләү, аларның лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлау.

2.Өйрәнелгән сүз төркемнәренең морфологик билгеләрен күзаллау. Татар телендә исемләшә торган сүз төркемнәрен барлау.

3.Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау.

4. Аларның төрле ысуллар белән ясалуын белү.

Синтаксис һәм пунктуация буенча:

  1. Өйрәнә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау.

  2. Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату. Иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, аларны бәйләүче тел чараларын табу.

  3. Сүзтезмә белән җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү.

  4. Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен, логик басым һәм сүз тәртибен белү.

  5. Гади җөмлә төрләрен билгеләү.

  6. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәеләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү.

  7. Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.

  8. Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне, кереш һәм эндәш сүзләрне табу.

  9. Җөмләнең аерымланган кисәкләрен билгеләү.

  10. Туры һәм кыек сөйләмнең үзенчәлекләрен аңлату.

  11. Тыныш билгеләрен куюны аңлату.

  12. Җөмлә ахырында, аерымланган кисәкләр янында, тиңдәш кисәкләр, эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләре кую.

  13. Ия белән хәбәр янында сызык кую очракларын белү.

  14. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә, катлаулы кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен кую.

  15. Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую.

Сөйләм эшчәнлеге буенча мәгълүматлылык

1.Телдән һәм язма сөйләмдә:

.репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;

.продуктив сөйләм: бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле итеп оештырылган сөйләм.

2.Төрле стиьдәге текстларны аңлы, йөгерек, дөрес һәм сәнгатьле итеп уку.

3.Төрле эш кәгазьләрен яза белү.

4.Караган спектаклгьгә, укылган китапка бәяләмә язу.

5.Төрле китапларга аннотация язу.

6.Программа буенча өйрәнелгән әдәби әсәр геройларына телдән яки язмача характеристика бирү.

7.Газета-журналларга мәкаләләр язу.

8.Тезислар, рефератлар, докладлар язу.


Рус телендә сыйләшүче балаларга татар теле укыту программасы

5-11 сыйныфлар

Аңлатма язуы

Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы”нда әйтелгәнчә, гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныфларда үзләштерелгән белемнәр һәм сөйләм күнекмәләре киңәйтелә, камилләштерелә, алга таба үстерелә. Шунлыктан рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү төп максат итеп билгеләнә.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

  1. Татар сөйләмен тыңлар аңларга күнектерү;

  2. Татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

  3. Программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

  4. Карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

  5. Тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;

  6. Фразеологик берәмлекләрнең, мәкальләрнең рус эквивалентын табарга һәм чагыштырырга өйрәтү;

  7. Татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

  8. Татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары , күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

  9. Халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Санап чыккан бурычларны хәл итү нәтиҗәсендә гомуми белем бирү мәктәбендә укучы балалар тел (лингвистик) һәм сөйләм(коммуникатив) компетенциясенә ия булырга, ягъни белемнәрен һәм күнекмәләрне төрле аралашу ситуацияләрендә кулланырга тиешләр.

Татар телен дәүләт теле буларак укыту принциплары , методлары, эчтәлеге “Рус телендә сөйләшүче балаларга башлангыч сыйныфларда татар телен укыту программасы”нда төгәл билгеләнгән. Гомуми урта (тулы) белем мәктәбендә дә укытучы шуларга нигезләнеп эш итәргә, телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтеп, коммуникатив нигездә оештырырга тиеш.

Гомуми белем мәктәбендә укучыларга татар теленең фонетик, интонацион-просодик, лексик, грмматик катламнары турында төп мәгълүмат бирелә.

Укучыларда фонетик күнекмәләр булдыру өчен түбәндәгеләргә игътибар итү мөһим: татар теленә генә хас булган авазларны ң әйтелеше үзләштерү; татар һәм рус телләрендә уртак булган. Ләкин әйтелешләре белән аерылган авазларны чагыштырып өйрәнү; авазларны сүзләрдә, сүзтезмә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтергә ирешү, сөйләмне, синтагмаларга бүлеп, интонацион яктан дөрес оештырырга күнегү. Бу төр күнекмәләр булдыру өстендә эзлнеле зшләү генә телне камил белү – акцентсыз сөйләүгә ирешергә һәм укучыларның сөйләмендәге фонетик хаталарны бетерергә мөмкинлек бирә.

Укучыларның лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланышын үзләштерү шарт. Моның белән беррәттән, татар һәм рус сүзләренең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару да (пешерергә – варить, готовить, печь; юарга – стирать, мыть) рус телендә эквиваленты булмаган сүзләрне аңлатып бирү дә сорала. Бу очракта укучыларның сөйләмендәге лексик-семантик хаталарны киметү мөмкинлеге күбәя.

Укучыларның грамматик күнекмәләрен үстерү – төрле сүз төркемнәренең морфологик формалары . ясалышлары белән таныштыру, сүзләрнең җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерү һәм кагыйдәләрен белү дигән сүз. Татар телен икенче тел буларак укытканда , лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эш итү кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына , җөмлә, гомумән, сөйләм барлыкка килә. Димәк, бу төр күнекмәләр җөмләнең, диалогик, монологик хәбәрләмәнең, бәйләнешле текстның грамматик дөреслеген һәм төгәллеген тәэмин итәргә тиешләр.

5 нче сыйныф

^ ЛЕКСИК-ГРАММАТИК МИНИМУМ

  1. Сан, тартым белән төрләнгән исемнәргә килеш кушымчаларын ялгау тәртибен гамәли үзләштерү: апа+лар+ым+ны; дәф+тәр+ләр+егез+гә.

Искәрмә. Туганлык атамаларында тартым кушымчасы тамырдан соң ялгана: әни+ем+нәр+не, эне+м+нәр+нең.

  1. Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнүен кабатлау.

  2. Алмашлыкларның җөмлә төзүдә куллану үзенчәлекләрен белү. (Бу – абыем. Аның исеме – Марат. Бу – безнең мәктәп. Ул яңа. Без аны яратабыз. Татар һәм рус телләрендә аларның охшашлыгы һәм аермаларын аңлап үзләштерү.

  3. Берлек һәм күплек сандагы тартымлы исемнәрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү. Тартым кушымчасы мәгънәсенең рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен белү.

  4. Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр белән кулланып, җөмлә калыплары төзергә өйрәтү: барырга кирәк (кирәкми), алырга ярый (ярамый), сөйләргә тиеш ( түгел), әйтергәә мөмкин(түгел). Бу калыпның рус теле белән охшашлыгына басым ясау.

  5. Хәзерге заман хикәя фиг. не сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.

  6. Билгеле һәм билгесез үткән заман хик. фиг.не зат-сан белән төрләндереп, сөйләм оештыру өстендә эшләү.

  7. Билгесез киләчәк заман х ф-нең (-ыр, -ер, -р) зат-сан, барлык-юклык белән төрләнүләрен үзләштерү.

  8. Баш һәм юнәлеш килешен таләп итүче бәйлекләрне танып белергә һәм сөйләмдә файдаланырга күнектерү.

  9. Ас, өс, ал, урта, ян сүзләреннән ясалган бәйлек сүзләрнең мәгънәсен, русчага тәрҗемә итүүзенчәлекләрен һәм кулланышын гамәли үзләштерү. Буенда, буйлап, буенча бәйлек сүзләрен урынлы куллана белү.

  10. Бәлки, билгеле, димәк, беренедән, икенчедән, минемчә, синеңчә кебек кереш сүзләрнең кулланыш үзенчәлекләре белән танышу.

  11. Татар сөйләмендә актив булган урын, вакыт рәвешләрен дөрес кулланырга өйрәтү.

  12. –даш/-дәш, -таш/-тәш,(сыйныфташ, юлдаш) ; -лык/-лек (дуслык) ; -кыч/-кеч ( башваткыч) парлы сүзләрнең (тиз-тиз) мәгънәләренә төшендерү. Аларны русчага тәрҗемә итәргә өйрәтү.

  13. Бу, шул, теге алмашлыкларының килеш формаларын истә калдыру.

  14. Җөмләнең баш кисәкләрен табарга, аларны төрле сүз төркемнәре белән белдерергә һәм рус теле белән чагыштырырга өйрәтү.

  15. Хикәя, борык, сорау җөмләләрдә сүз тәртибе үзенчәлекләрен рус теле белән чагыштырып өйрәнү.

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр.

Тыңлап аңлау

Аерым сүзләрне , җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

бәйләнешле текстны тыңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү;

дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белү.

^ Диалогик сөйләм

Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә төзи белү;

Тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны җидедән ким булмаска тиеш).

^ Монологик сөйләм

Гади җыйнак җөмләләрне җенкеләндереп һәм сүзләрне җөмләдә дөрес урнаштырып, хәбәрләмә төзи белү;

җөмләләрне эзлекле урнаштырып, күренешләрне, вакыйгаларны тасвилрау;

лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү(җөмләләр саны сигездән ким булмаска тиеш);

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләп бирү;

яттан өйрәнелгән шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләү.

Уку

Татар теленең әйтелеш нормаларын үтәп, аерым җөмләләрне , диалогик, монологик текстларны сәнгатьле итеп һәм тулысынча аңлап уку;

Тексттагы төп мәгълүматны аерып әйтү;

Таныш булмаган сүзләрнең, фразеологик берәмлекләрнең мәгнәләрен сүзлекләрдән табып аңлата белү.

Язу

Лексик темага караган һәм актив үзләштерелгән сүзләрнең язылышын истә калдыру;

лексик тема буенча хикәя яза белү;

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеге буенча соруларга язмача җавап бирү яки сөйләү;

Грамматик биремле диктантлар язу.

6 нчы сыйныф

^ ЛЕКСИК-ГРАММАТИК МИНИМУМ

  1. Берлек сандагы 1нче, 2нче, 3нче зат тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерә белү күнекмәләрен активлаштыру.

  2. Күрсәтү алмашлыкларының кулланышын кабатлау.

  3. Тезмә сүзләрнең ясалышы һәм мәгънәсе турында мәгълүмат бирү (су анасы,кура җиләге..)

  4. Кушма (яшүсмер, ашказаны) һәм парлы (кош-корт, урып-җыю) сүзләрне рус телендәге кушма сүзләр белән чагыштырып өйрәнүне дәвам итү.

  5. Асыл сыйфатларны чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләрендә дөрес әйтергә, язарга, сөйләмдә кулланырга күнектерү.

  6. Микъдар, тәртип, җыю саннарының җөмләдә урнашу тәртибен һәм сөйләмдә кулланышын ныгыту.

  7. Бүлем һәм чама саннары турында мәгълүмат бирү. Аларның ясалышын, язылышын гамәли үзләштерү.

  8. Зат, күрсәтү, сорау алашлыкларын кулланып, җөмләләр төзи белү күнекмәләрен арттыру.

  9. Билгеләү (һәр, һәркем, барлык, үз), билгесезлек (кемдер, кайчандыр, әллә нәрсә), юклык (беркая да, берничек тә) алмашлыкларын гамәли үзләштерү.

  10. Хикәя фигыльнең хәзерге, билгеле, билгесез үткән заман, билгеле, билгесез киләчәк заман формаларын аера белү һәм сөйләм төзүдә урынлы куллануга күнектерү.

  11. Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнүен истә калдыру. Бу төр фиг булган җөмлә калыпларын төзергә өйрәтү.

  12. Теләк фигне (барыйм әле, кайтыйм әле) сөйләмдә куллану күнекмәләрен булдыру.

  13. Боерык фигне, зат-сант белән төрләндереп, барлыкта, юклыкта кулланырга күнектерү.

  14. Фиг һәм исем хәбәрләрнең гади, кушма һәм тезмә төрләрен танып-белергә өйрәтү.

  15. Ия белән хәбәр арасына сызык куелу очраклары белән таныштыру.

  16. Җөмләнең иярчен кисәкләре (тәмамлык, аергыч, хәл) турында беренчел мәгълүмат җиткерү һәм аларны танып белүгә ирешү.

  17. Башка. Бүтән, тыш, бирле, соң бәйлекләрен, сәбәпле, аркасында бәйлек сүзләрен урынлы куллана белергә өйрәтү.

  18. Киресенчә, нәтиҗәдә, бәхеткә каршы, кызганычка каршы кебек кереш сүздләрдән файдаланырга күнектерү.

  19. Фразеологик берәмлекләрне рус телендәге эквивалентлары белән чагыштырып өйрәнү.

^ Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау

Ике минутлык текстны тыңлап, эчтәлеген эзлекле итептелдән якиязмача сөйләп бирү;

Татар матбугатыннан алынган текстларны тыңлап, төп эчтәлеген аңлау һәм әңгәмәдә катнаша алу.

^ Диалогик сөйләм

Җәенкеләндерелгән репликалар кулланып, ситуация буенча әңгәмәкору (Һәр укучының репликалар саны сигездән ким булмаска тиеш);

Татар сөйләм этикетына хас булган тәгъбирләрне урынлы куллану;

Сөйләм ситуациясенә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

^ Монологик сөйләм

Өйрәнелгән лексик тема буенча хикәя төхеп сөйләү (җөмләләр саны тугыздан ким булмаска тиеш);

Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләгәндә, тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү элементларын кертү;

Шигырьләрне яттан сөйләү.

Уку

Җөмләләрне синтагмаларга дөрес бүлеп һәм логик басым беләнсүз тәртибе арасындагы бәйләнешне саклап, текстларны аңлап уку.

Эчтәлеккә нигезләнеп, яңа сүзләрнең мәгънәләрен күзаллау.

Аңлашылмаган сүзләрне һәм фразеологик берәмлекләрне сүзлектән таба белү.

Язу

Телдән үзләштелегән сүзләрне, җөмлә калыпларынорфографик һәм грамматик яктан дөрес язу;

Әйтелеше белән язылышы арасындагы аерма булган сүзләрне дөрес яза белү.

Нокталар урынына кирәкле хәрефләрне яки кушымчаларны куеп, сүзләрне язу.

Өйрәнелгән лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп язу.

7 нче сыйныф

^ ЛЕКСИК-ГРАММАТИК МИНИМУМ

  1. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре турындагы мәгълүматны искә төшерү һәм ныгыту.

  2. Баш һәм иярчен кисәкләрнең мәгънәләренә аныклык кертеп килә торган кисәк- аныклагыч турында таныштыру. Аныклаучы теркәгечләр һәм текәгеч сүзләрне (ягъни, аеруча, бигрәк тә, мәсәлән) кулланып, җөмләләр төзергә өйрәтү. Аныклагычлар янында тыныш билгеләрен кую кагыйдәсен үзлщштерү.

  3. Ялгызак һәм уртаклык исемнәрен сан һәм килеш белән төрләндерә белү күнекмәләрен тирәнәйтү.

  4. Кушма (бөтендөнья), тезмә ( саф күңелле), парлы (туган-тумача) алыш-биреш) сүзләренең ясалышын һәм мәгънәләрен үзләштерү, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү һәм тәрҗемә итү үзенчәлекләрен аңлату.

  5. Актив үзләштерелә торган сыйфатларның мәгънәләрен, ияртүче сүз белән килгәндә төрләнмәвен, ияртүче сүз төшеп калганда исемләшүен аңлап, сөйләм төзергә өйрәтү.

  6. Тәмаланмаган үткән заман хикәя фигне зат-сан белән барлыкта һәм юклыкта төрләндереп, урынлы куллануга һәм рус теленә дөрес тәрҗемә итүгә ирешү.

  7. Күптән үткән заман хикәя фиг нең мәгънәсен, төрләнешен һәм рус теленәтәрҗемә итү үзенчәлекләрен үзләштереп, аның белән җөмләләр төзергә өйрәтү.

  8. Кабатлаулы үткән заман хикәя фигне зат-сан белән барлыкта һәм юклыкта төрләндереп, рус теленә тәрҗемә итә һәм сөйләмдә куллана белү.

  9. Киләчәк үткән заман хикәя фигнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен гамәли үзләштерү һәм аны дөрес кулланырга күнектерү.

  10. Фигылнең үткән һәм киләчәк заман формаларын аңлап аера белү һәм фикерне төгәл белдерү өчен куллану күнекмәләрен камилләштерү.

  11. Затланышлы һәм затланышсыз фигне танып белергә өйрәтү. Сыйфат фигнең заман формалары һәм аларны рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре белән таныштыру.

  12. Хәл фигнең төрләре һәм рус теленәтәрҗемә итү үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү, аларны кулланып. Җөмләләр төзергә өйрәтү (-ып-еп-п,-гач-гәч, -а-ә-ый-и, -ганчы-кәнче)

  13. Исем фигнең барлыкта ,юклыкта килеш, тартым, зат-сан белән төрләнүен, рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен гамәли үзләштерү, җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып килүен белү.

  14. Теләк, ниятләү, мөмкинлек,мөмкин түгеллек,боеру мәгънәләрен белдерүче кушма фиг хәбәрләрне танып белү, дөрес куллану һәм рус теленә тәрҗемә итү күнекмәләрен булдыру (барасым килә)

  15. Процессның үтәлү дәрәҗәсен (башлануын, дәвам итүен,тәмамлануын) белдерә торган кушма фиг хәбәрле җөмлә төзү эшен активлаштыру (укый башлады, укып ята) аларны рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен гамәли үзләштерү.

  16. Җөмләнең модаль кисәкләрен (эндәш, кереш сүзләрне) урынлы куллануга ирешү.

  17. Күләм-чама рәвешләрен чагыштыру дәрәҗәсендә сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

  18. Җыючы (һәм, вә, да-дә. Та-тә) каршы куючы (ләкин, ә, әмма..), бүлүче (яки, яисә)теркәгечле җөмләләр төзү күнекмәләрен систеалаштыру.

  19. Фразеологик берәмлекләрнең рус эквиваленты белән чагыштырып өйрүнүне дәвам итү.

  20. Сүзләрнең синонимнарын, антонимнарын табарга һәм рус теленә тәрҗемә итәргә өйрәтү.

  21. Өйрәнедгән лексик омонимнарның мәгънәләрен дөрес аңлауга ирешү.

^ Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау

Аралашуда катнашучыларның сөйләмен тыңлап аңлау һәм үз фикереңне аңлаешлы белдерә алу.

Өч минутлык текстны тыңлап, аның төп яки тулы эчтәлеген татарча яки русча хәбәр итә белү.

^ Диалогик сөйләм

Төрле төзелешле сорау һәм җавап репликаларын кулланып, бирелгән темага сөйләшү үткәрү ( һәр укучының репликалар саны тугыздан ким булмаска тиеш).

Сөйләшү барышында үз фикереңне дәлилли, исбатлый белү һәм әңгәмәдәшкә ачыклаучы сораулар бирә алу.

^ Монологик сөйләм

Бирелгән темага монологик текст төзеп сөйләү (җөмләләр саны уннан ким булмаска тиеш.

Өстәмә чыганаклардан файдаланып, сәяси –иҗтимагый, фәнни. Мәдәни яңалыклар турында хәбәр итү.

Укылган текстның эчтәлеген сөйли белү.

Шигырьне яттан сөйләү.

Уку

Тулы мәгълүматны алу өчен, текстны аңлап уку һәм сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итү.

Текст белән танышып яки карап чыгып. төп мәгълүматны сөйли белү.

Контекстка нигезләнеп, фразеологик берәмлекләрнең мәгънәмен аңлата белү.


Язу

Актив лексик минимумның сүзләрен дөрес яза белү.

Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләп бирү.

Аралашу ситуациясе буенча бәйләнешле төзеп алу, аралашу сүзләрен кулланып, хат язу.

8 нче сыйныф

^ ЛЕКСИК-ГРАММАТИК МИНИМУМ

  1. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба һәм аера белү күнекмәләрен үстерү эшен активлаштыру.

  2. Кушма исем һәм кушма фиг хәбәрле җөмләләрне дөрес аңларга һәм рус теленә тәрҗемә итәргә күнектерү.

  3. Сыйфат фигнең заман формаларын сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

  4. Хәл фигнең төрләрен гамәли үзләштерү эшен дәвам итү.

  5. Өйрәнелгән затланышлы , затланышсыз фигнең морфологик формаларын кабатлау.

  6. Аналитик фигнең мәгънә төсмрен аңлап кулланырга өйрәтү

  7. Фигыльнең төшем, йөкләтү юнәлешләре белән таныштыру.

  8. Бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең төркемчәләренсөйләмдә һәм язуда куллану күнекмәләрен тирәнәйтү.

  9. Тәрҗемәле. Омонимнар, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән файдаланырга өйрәтү.

  10. Сөйләмдәге актив ымлыклар һәм аваз ияртемнәре белән таныштыру.

  11. Бер составлы фиг җөмләнеңактив клланылыштагы төрләрен гамәли үзләштерү.

  12. Атау җөмләләрне танып белергә һәм сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

  13. Диалогик сөйләмдә еш очрый торган сүз җөмләләр белән таныштыру.

  14. Тулы һәм ким җөмләләрне аера белергә гадәтләндерү

  15. Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру.

  16. Татар һәм рус җөмләләрендә сүз тәртибенең үзенчәлеген аңлап, сөйләм оештыруга ирешү.

  17. Туры сөйләмне дөрес төзергә күнектерү, тыныш билгеләрен куярга өйрәтү.

  18. Фразеологик берәмлекләрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллануга ирешү.

  19. Актив үзләштерелгән сүзләрнең синонимнарын, антонимнарын кулланып, җөмләләр төзергә өйрәтү.

^ Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау

Өч минутлык текстны тыңлап, аның эчтәлеге буенча әңгәмә кору.

Диктор сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләренә ия булу.


^ Диалогик сөйләм

Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеге буенча фикер алышуда катнашу.

Кара-кршы сөйләшү барышында аралашу максатына ирешә һәм үз фикреңне дәлилли алу.

Тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны уннан ким булмаска тиеш).

^ Монологик сөйләм

Табигать күренешләрен, кешеләрне тасвирлый белү.

Сәяси-иҗтимагый вакыйгалар һәм мәдәният яңалыклары турында хәбәр итү (җөмләләр саны уникедән ким булмаска тиеш).

Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген эзлекле сөйләп бирү.

Уку

Фәнни-популяр стиль дәге текстларны , диалогларны тиешле темта уку, эчтәлеген аңлау һәм сөйли алу.

Шигырьләрне сәнгатьле уку һәм яттан өйрәнү күнекмәләренә ия булу.

Язу

Лексик темага караган бәйләнешле текст язу.

Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген киңәйтеп яки кыскартып, язмача белдерү алау.

Рәсми кәгазьләрне (ышаныч язуы, аңлатма язуы)үрнәк буенча тутыра белү.

Котлау (чакыру) хатлары , белдерү яза алу.





оставить комментарий
страница6/24
Дата17.09.2011
Размер4,4 Mb.
ТипПрограмма, Образовательные материалы
Добавить документ в свой блог или на сайт

страницы: 1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   24
плохо
  1
Ваша оценка:
Разместите кнопку на своём сайте или блоге:
rudocs.exdat.com

Загрузка...
База данных защищена авторским правом ©exdat 2000-2017
При копировании материала укажите ссылку
обратиться к администрации
Анализ
Справочники
Сценарии
Рефераты
Курсовые работы
Авторефераты
Программы
Методички
Документы
Понятия

опубликовать
Документы

наверх