Образовательные программы муниципального общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №15 с углубленным изучением отдельных предметов» icon

Образовательные программы муниципального общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №15 с углубленным изучением отдельных предметов»



Смотрите также:
Образовательные программы муниципального общеобразовательного учреждения «Средняя...
Образовательные программы муниципального общеобразовательного учреждения «Средняя...
Образовательные программы муниципального общеобразовательного учреждения «Средняя...
Образовательные программы муниципального общеобразовательного учреждения «Средняя...
«Средняя общеобразовательная школа №24 с углубленным изучением отдельных предметов»...
Информационно-аналитическая карта (паспорт) муниципального общеобразовательного учреждения...
Положение о ведении классного журнала муниципального общеобразовательного учреждения «средняя...
Приказ №87 от «1» сентября 2010 г...
Программа развития Муниципального общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная...
Публичный доклад директора муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя...
Образовательная программа   муниципального общеобразовательного учреждения Куокуйская средняя...
Доклад муниципального казенного образовательного учреждения «Средняя общеобразовательная с...



страницы: 1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   24
вернуться в начало
скачать

Грамматика.

^ Дөрес язу һәм сөйләү күнекмәләрен булдыру.


Иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес итеп әйтү һәм язу.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү, аларны юлдан юлга күчерү.

Калын һәм нечкә сузыкларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.

Сүз басымын дөрес кую. Җөмлә турында мәгълүмат бирү. Аерым сүзләрдән җөмләләр төзү. Аерым темалар буенча өйрәнгән сүзләрне, сүзтезмә һәм җөмләләрне диктант итеп язу.


^ 2 нче сыйныф

1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан юлга күчерү.Аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне,җөмләләрне дөрес итеп уку йәм язу.

Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү йәм язу.

Тәкдим ителгән җөмләләрне дөрес итеп күчепеп язу.

Алардагы кем? Нәрсә? Нинди? Кайсы? Нишли? Сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табып әйтү, укучылардан алар белән җөмләләр төзетү.

Баш хәреф белән языла торган сүзләрне кабатлау. Дәресләрдә өйрәнелә торган язучыларның исем-фамилияләрен дөрес язу.

^ 2. Авазлар һәм хәрефләр

Татар алфавиты һәм аны өйрәнү. Дәреслектәге сүзлекчәдән сүзләр таба белү. Бирелгән сүзләрне, сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.

Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Аларны дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру. Сингарманизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм алрны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.

Татар һәм рус телендә авазларның әйтелеш үзенчәлекләре.

Я,ю,Е. Хәрефләре, алар кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Тартык авазлар.Яңырау һәм саңгырау авазлар.Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу.

Кабатлау.

3.Сүз

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.\

Татар теленең иҗек калыплары белән танышу.

Татар телендә сүз басымы.Аны дөрес куярга өйрәнү.Рус телендәге сүз басымының урыны.

Кабатлау.

Исем аның мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту.Исемнең берлек сан формалары.Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы, аларны рус теле белән чагыштыру.

Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары.Заман формасы турында төшенчә бирү. Аларны рус теле белән чагыштырып күрсәтү.

Сыйфат, аларның мәгънәсе, сораулары белән танышу. Предметның төрле билгеләрен белдерә торган сүзләр буларак, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Татар һәм рус телләрендә сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеге.

Кабатлау. Бирелгән җөмләләрдән, әзер тексттан өйрәнгән сүз төркемнәрен таба белү, андый сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллану.

5. Синтаксис

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү. Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, аларның урнашу тәртибен күзәтү, аны рус теле белән чагыштыру. Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү күнекмәләре тәрбияләү.Тәрҗемә күнекмәләре булдыру.

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

^ 6.Бәйләнешле сөйләм үстерү

Укытучының ( яки иптәшләренең) сорауларын аңлап, гади җөмләләр җавап бирү.Темага 4-6 җөмлә төзеп әйтү, бирелгән диалогны (монологны) дәвам итү.Укылган өзекнең төп фикерен үз сүзләрең белән әйтү.

Аерым рәсемнәр яки әйберләрне сурәтләп биргәндә, исем,сыйфат, фигыльләрне дөрес куллану.

Тизәйткеч, санамыш, табышмак, мәкаль-әйтемнәр ятлау.Матур язу күнегүләрен үтәү.

^ 3 нче сыйныф

  1. Кабатлау.

Авазлар һәм хәрефләр, сузык һәм тартык авазлар. Сүз басымы. Җөмләнең баш кисәкләре, язу күнегүләре. Сүзлек һәм аңлатмалы диктантлар язу.

Сүз

Синоним, омоним, антоним сүзләр, аларны дөрес куллана белү. Сүзлекләр белән танышу һәм алар белән эшләү. Сүзлек диктантлары язу. Кабатлау.

^ Сүз төзелеше һәм ясалышы

Тамыр һәм кушымча, тамырдаш сүзләр. Кушма һәм парлы сүзләр. Төрле типтагы диктантлар язу. Кабатлау.

Морфология

Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр, берлек һәм күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Сыйфатларның җөмләдәге роле, синоним антоним сыйфатлар.

Сан, аның сораулары, сөйләмдә дөрес куллану. Зат алмашлыклары, аларның килеш белшн төрләнеше, сорау алмашлыклары белән танышу. Фигыльләрнең заманнары, аларның зат-сан белән төрләнеше. Кабатлау.

Синтаксис

Өйрәнелгән сүз төркемнәрен сөйләмдә дөрес куллану. Җөмлә төрләре: раслау, сорау, өндәү һәм инкарь җөмләләр, алар янында тыныш билгеләре. Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү. Татар телендә җөмләдә сүз тәртибе.

^ Бәйләнешле сөйләм үстерү

Берничә җөмләдән торган диалоглар төзү, бирелгән тема буенча диалог төзү, монологик сөйләм оештыру. Матур язу күнегүләре.

^ Сөйләм үстерә өчен темалар.

Мәктәп.

Табигать.

Яңа ел.

Урманда.

Кибеттә.

Минем Татарстаным.

Казан Кремле.

Музейда.

Сабантуй.

^ 4 НЧЕ СЫЙНЫФ

Кабатлау

Авазлар, басым, сүзәләргә фонетик анализ ясау. Сүзлекләр белән эшләү, тәрҗемә итү. Сүз төркемнәрен кабатлау, күнегүләр үтәү.

Морфология

Исем. Аларның килеш белән төрләнеше.

Сыйфат дәрәҗәләре.

Сан. Аның төрләре, күнегүләр үтәү.

Алмашлыклар, тартым алмашлыклары, күрсәтү алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше.

Фигыльләр, аларның заманнары, зат-сан белән төрләнеше.

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр.

Кабатлау.

Синтаксис

Татар һәм рус телләрендә сүзтезмә. Җөмлә, аларда сүзләрнең ураншу тәртибе. Җөмләнең баш, иярчен һәм тиңдәш кисәкләре.

Эндәш сүзләр, алар янында тыныш билгеләре.

^ Ел буена үткәннәрне кабатлау (5 сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Сүзтезмәләр һәм җөмләләрне телдән яки язып төзү, диалогларда аларны дөрес куллану. Бирелгән өзек яки рәсем буенча җөмлә төрләрен файдаланып хикәя төзү. Тәрле диктантлар язу. Ел дәвамында терәк сүзләр белән инша язу күнекмәләрен тәрбияләү.

^ Сөйләм үстерү өчен темалар.

Татарстан – безнең Ватаныбыз.

Казанга – 1000 ел.

Яраткан китабым.

Китапханәдә.

Милли ашлар.

Милли киемнәр.

Театрда.

Ашханәдә.

Яраткан һөнәрем.


Рус телендә сөйләшүче балаларга башлангыч

сыйныфларда татар теле укыту программасы


^ АҢЛАТМА ЯЗУЫ


Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар телендә өйрәтүнең төп максаты- гамали максат,ягъни, телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә,уку хезмәтенә бәйле сәйләм ситуацияләрекысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү.Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру ,логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм кулҗтурасын үстерүдән гыйбарәт.Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету,аларныә татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре прасында дуслык һәм ихтирам хисе тәрбияләүгә юнәлтә.

Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар теле дәресләре укучыларының сөйләм телен үстерүгә юнәлтәбу исә аларның тыңлап аңлау,сөйләү һәм сөйләшү,уку, язу һәм яма сөйләм күнекмәләрен формалаштыруну үз эчннә ала.

Т ы ң л а п а ң л а у –аерым авазларны ,аваз төркемнәрен,сүзләрне, сүзтезмәләрне,үөмләләрне,бәөләнешле текстларны ишетеп,мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңларга өйрәтү дигән сүз.Башлангыч сыйныф укучылары укытучының,сыйныфташларының сөйләменең яки магнитофон тасмасына яздырылган сөйләмне,шулай ук җанлы сөйләмне тыңлап,эчтәлегенә төшенеп барврга, кирәкле мәгълүматны аерып,сорауларга җавап бирергә,сораулар куярга,эчтәлекне татарча яки русча(телдән яки язмача) сөйләргә күнегергә тиешләр.Тыңлап аңлауга өйрәтү барышында укучыларны сүз, сүзтезмә, синтагам, җөмлә чикләрен билгеләргә, төрле интонаөия белән һәм төрле темпта әйтелгән сөйләмне аңларга күнектерү дә сорала.

1992 елның 8 июлендә “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул итеде.Аның нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды.Шул ук елның 6 нояберендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясендә дә дәүләт телләре хакындагы махсус маддә урын алды.1994 елның 20 июлендә расланган “Татарстан республикасы халыкларның телләрен саклау ,өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”нда татар телен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә куллану юллары билгеләнде.Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвеннең нигезен тәшкил итә.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту буенча Мәгариф министырлыгында расланган беренче махсус программа(Программа по обучению татарскому языку русскоязычных учаәихся.1-9 классы.-Казань:Мәгариф,1995)нигезендә яңа дәреслекләр төзү эше башланнып китте. Биш ел дәвамында бу программа мәктәпләрдә сынау үтте; телгә өйрәнүнең линговамитодик принципларының нигезле икәне ачыкланды.Бу программа нигезендә 5 сыйныфтан алып 11 сыйныфкакадәр дәрәслекләр төзелде;1 сыйныфтан 4 сыйныфка кадәр дәреслекләр нең икенче басмасы программага яраклаштырып үзгәртелде.

Д и а л о г и к с ө й л ә м г а ә өйрәткәндә , укучыларны чынбарлыктагы ситуацияләргә куеп карау такъдим ителә.Татарча аралашырга өйрәтү өчен, укучыларның мәктәптәге,өйдәге,урамдагы һәм җәмәгать урыннарындагы көндәлек тормышыннан чыгып үрнәк, диалоглар төзелә.Алар аша татар сөйләм этикеты үрнәкләре, сорау-җавап репликалары синтаксис калыплар үзләштерелә.Уку аралашуы чын аралашуга китерсен өчен, балаларны әңгәмәдәшнең фикерен хукларга яки аның белән килешмәсе, үз фикерләрен белдерергә,бәхәсләшергә өйрәнү гаять мөһим.

М о н о л о г и к с ө й л ә м г ә өйрәтү аерым кешеләрне, әйбер, күренешләрне,хайваннарны тасвирлауга, сыйныф, мәктәп, авыл, шаһәр тормышы һ.б. турында хәбәр итүгә,укылган(тыңланган) текстның эчтәлеген план буенча сөйләп бирүгә кайтып кала. Бу төр сөйләм кһнекмәләрен булдыру өчен,укучыларны үз мөнәсәбәтләрен белдерергә,фикер йөртергә, бәя бирергә, дәлилләргә, төп фикерне аерып күрсәтергә әзерләү кирәк.

Я з у г а өйрәтү татар алфавитындагы харефләрнең дөрес язылышын истә калдыру; сүзләрне,иҗекләргә бүлеп, юлдан юлга дөрес күчерү кагыйдәләрен үзләштерү;җанлы сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү; хатасыз күчереп язу эшләреннән гыйбарәт.

Я з м а с ө й л ә м г ә өйрәтү, терәк сүзләр, сүзтезмәләр һәм үрнәк җөмләләргә нигезләнеп, өйрәнелә торган лексик тема яки бирелгән ситуация буенча җөмләләр яза белүне үз эченә ала.Аерым җөмләләрдән бәйләнәшле язма сөйләмгә күчелә.Укучылар язма рәвештә үзләренең гаиләләре,мәктәпләре,сыйныфташлары һәм дуслары, яшәгән шәһәре яки авыллары турында кечкеннә күләмле хикәяләр язарга өйрәнәләр.Моннан тыш котлау кәгазе,кечкенә хат язуга да өйрәтелә.Рус теленнән татарчага тәрҗемш итү дә язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерүгә китерә.

Башлангыч сыйныфларда язма сөйләмгә караганда телдән сөйләмгә күберәк игътибар бирелә.Укучыларның уку һәм язу күнекмәләре тыңлап аңлау һәм сөйләү нигезендә үстерелә.

Татар телендә сүзләрнең җөмләдә урнашу тәотибен һәм җөмләдәге сүзләрнең үзара бәйләнешен аңлы-гәмәли үзләштерү өстендә эшләү игътибар үзәгендә торырга тиеш.

Башлангыч сыйныфларда 1000 лекик берәмлекне актив үзләштереп, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәтү күздә тотыл.Лексик минимумга сүзләр татар сөйләмендә кулланылыш ешлыгына карап кертелде.Моның өчен компьтер технологияләре ярдәмендә ясалган натиҗәләр нигез итеп алынды.

Грамматик минимумга килгәндә, башлангыч сыйныф укучылары лексик темаларга караган к е м ? н ә р с ә? н и н д и ? н и ч ә ? н и ч ә н ч е ? к а я ? к а й д а ? к е м н е ? н ә р с ә н е ? к а й д а н ?к а й ч а н ?н и ш л и ? сорауларына җавап бирә торган сүзләрдә дөрес файдалана белергә тиешләр.

  • Мәктәптә .

  • Татарстан Республикасының дәүләт семволлары.

  • Татарстанның тарихи урыннары .

  • Табигатьне саклыйбыз.

  • Без музейга барабыз.

  • Татар шагыйрьләре.

  • Үзәк универмагта.

  • Әти –әниебезнең һөнәрләре.

  • Татар халкының милли бәйрәмнәре.

  • Исәнме ,җәй!

Бу программа Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән “Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы “ н алып төзелде.

Татар телен татар һәм рус мәктәп – гимназияләрендә укучы татар балаларына укыту бер-берсеннән шактый аерыла. Шуңа күрә укытучыларга һәр ике телне дә камил белергә, аларны чагыштырып күрсәтә алырга тиеш.

Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы балалар өчен төзелгән татар теле программасы түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:

  1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү сыйфатларын булдыру.

  2. Балаларда татар теле буенча мәгълүматлылык ( компетенция) булдыру.

  3. Укучыларда аралашу компетенциясе булдыру.

  4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен булдыру.

1 нче сыйныфта “Телдән әзерлек чоры”нда, татар әбәби тел нормаларына өйрәтү өчен, унбер тема һәм аларның тасвирламалары бирелде. Алар буенча әңгәмәләр оештыру – бик җаваплы эш, чөнки балаларның күбесе беренче тапкыр тематик принцип нигезендә системалы рәвештә татарча сөйләшү күнекмәләрен булдыра башлый.

“Әлифба чоры” нда татар һәм рус телләрендәге авазларны дөрес әйтү, алар белән иҗекләр, сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү уңай нәтиҗәгә китерә. Беренче сыйныфта укучылар аваз һәм хәрефне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы һәм сүз төркемнәре турында башлангыч мәгълүмат алалалар. Укучыларның татар телен белү дәрәҗәсен исәпкә алып, укытучы тәрҗемә итү биремнәрен дә тәкъдим итә.

^ 2 нче сыйнфта авазларның әйтелешен өйрәнү үзәктә тора, сүзләрнең бер-берсе белән бәйләнешкә керүе рус теле белән чагыштырыла. Җөмләдә ия белән хәбәрнең урнашу тәртибе рус теле белән чагыштырыла. “Сөйләм һәм җөмлә” темасын аңлатканда укучылар татарча дөрес, матур сөйләмне ишетергә тиеш. Моның өчен күренекле сүз осталары яки укытучының үз башкаруында зур булмаган әдәби текстлар тыңлатыла.

^ 3 нче сыйныфта татар теленнән белемнәр өстәлә. Укытучы балаларны төрле типтагы сүзлекләр белән таныштыра, алар белән эшләргә өйрәтә. Укучылар тамыр һәм кушымчалар белән танышалар. Сан һәм зат алмашлыклары өстәлә, фигыль заманнар ыөйрәнелә башлый, тәрҗемә эшләре киң урын ала. Рәсемнәр буенча инша , сочинениеләр языла.

^ 4 нче сыйныфта исемнәрнең килеш белән төрләнеше өйрәнелә. Саннар, боерык фигыль, фигыльләрнең заманнары киңрәк өйрәнелә. Төрле характердагы язма эшләр үткәрелә.

Программада һәр сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү өчен эш төрләре һәм темалар бирелә, укучылар өйрәнелә торган сүзләрне махсус дәфтәрләргә язып баралар. Сүзлек һәм аңлатмалы диктантлар, күчереп язу, матур язу күнегүләре еш бирелә. Дәресләрдә эш һәр вакыт рус теле белән чагыштырылып алып барыла.

1нче сыйныф

Грамматик минимум

  1. Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне гамәли үзләштерү.

  2. Исемнәргә кем? яки нәрсә?сорауларын куярга өйрәнү.

  3. Исемнәргә –ныкы/-неке кушымчаларын ялгап, кемнеке? соравына җавап бирергә күнектерү.

  4. –мы/-ме,түгел кисәкчәләрен җөмләләрдә дөрес кулланырга күнектерү; аларда басымны дөрес куярга өйрәтү.

  5. Исемнәрнең урын-вакыт,чыгыш,юнәлеш,төшем килешләрендә төрләнүен өйрәнү.

  6. Исемнәрдә сан,килеш кушымчаларының ялгану тәртибен истә калдыру.

  7. Баш килештәге зат алмашлыкларын сөйләмдә куллана белергә ирешү.

  8. Зат алмашлыкларына –ныкы/-неке кушымчаларын ялгап, аларны дөрес кулланырга өйрәтү.

  9. Сорау алмашлыклары белән җөмләләр төзергә күнектерү. Аларда басымның беренче иҗеккә төшү үзенчәлеген белү.

  10. Сан+исем төзелмәләрен сөйләмдә куллана белү.

  11. Сыйфат+исем төзелмәләрен гамәли үзләштерү.

  12. Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру(1-10 саннары).

  13. Белән, турында бәйлекләренең исем белән кулланылышын үзләштерү.

  14. Хәзерге заман хикәя фигыльне зат-сан белән төрләндереп, сөйләмдә куллануга ирешү.

  15. Күп,аз рәвешләрен куллана белү.

  16. Татар җөмләсендә сүз тәртибен гамәли үзләштерү.

Хикәя,сорау җөмлә калыпларын дөрес интонация белән әйтергә күнегү.

Укучылар үзләштерергә тиешле җөмлә калыплары

  1. Син (ул,бу), сез, алар кем?

Мин-Азат. Ул-укучы. Бу-әни. Алар-балалар. Без-укучы(лар).

  1. Бу нәрсә?

Бу-китап.

  1. Болар нәрсәләр?

Болар китаплар.

Болар кемнәр?

Болар-балалар.

  1. Бу дәфтәрме?

Әйе.(Бу-дәфтәр.)

Юк.(Бу-дәфтәр түгел, бу- китап.)

  1. Азат бармы?

Әйе,Азат бар.

Азат юк.

  1. Китап нинди?

Китап матур.

  1. Бу нинди китап?

Бу матур китап.

  1. Китап кемнеке?

Китап минеке(Азатныкы).

  1. Укучы нишли?

Укучы яза(укый).

10.Укучы кая бара?

Ул мәктәпкә бара.

11.Бу ничәнче мәктәп?

Бу-беренче мәктәп.

12.Сыйныфта ничә укучы бар?

Сыйныфта 20 укучы бар.

13.Ул ничек укый?

Ул яхшы укый.

14.Ул кем белән уйный?

Ул Азат белән уйный.

15.Ул кемне ярата?

Ул әнине(мәктәпне) ярата.

Орфоэпик һәм орфографик минимум

  1. Имитация һәм кабатлау аша авазларның сүзләрдә,сүзтезмәләрдә,җөмләләрдә дөрес әйтелешен үзләштерү.

  2. Аерым авазларның әйтелешен истә калдыру һәм аларны таный белү.

  3. Сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны сүзләр эчендә ишетеп, сөйләмнең эчтәлегенә зыян китермәслек итеп әйтергә өйрәтү.

  4. Калын сузык авазларны белдергән а,о,у,ы һәм нечкә авазларны белдергән ә,ө,ү,и,е(э) хәрефләренә карап, сүзләрнең калын яки нечкә әйтелешен гамәли үзләштерү һәм сингармонизм законын(рәт һәм ирен гармониясен) аңлауга әзерләү.

  5. Озын һәм кыска, иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белүгә ирешү.

  6. Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып өйрәнү.

  7. Сүзләрдә һәм төрле грамматик формаларда басымны дөрес куеп, укырга өйрәтү.

  8. Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү.

  9. Татар теленең аерым иҗек калыпларына(ә-ни,ал-ма,бар-) нигезләнгән уку кагыйдәләрен гамәли үзләштерү; уку техникасына өйрәтү.

  10. Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язарга күнектерү.

  11. Сүзләрне иҗекләргә дөрес итеп бүлеп, юлдан-юлга күчереп язарга өйрәтү.

  12. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне ишетеп язарга күнегү.

  13. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган сүзләрнең язылышына укучыларның игътибарын җәлеп итү(төлке,унбер,русча һ.б.).

  14. Ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язарга өйрәтү.

  15. Җөмләне баш хәрефтән башлап, ахырында нокта, сорау яки өндәү билгесе куеп язарга күнектерү.

^ Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес үткәрү белән бәйле күрсәтмәләрен,сорауларын аңлап бару;

Сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау;

Тыңланган сүзләрнең, сүзтезмә,җөмлә,текстларның эчтәлегенә тулысынча төшенү.

Диалогик сөйләм

Лексик тема буенча укытучының сорауларына җавап бирә һәм сораулар куя белү;

Үрнәк диалогларны уку һәм сөйләү;

Сөйләм этикеты үкнәкләреннән файдаланып, әңгәмә кору(репликалар саны 3тән ким булмаска тиеш).

Монологик сөйләм

Лексик темага караган сүзләрне кулланып, предметларны,әйберләрне атый белү;

Сыйныф бүлмәсен,мәктәпне,сыфташларны,табигатьне тасвирлау;

Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп бирү;

Дүрт җөмләдән дә ким булмаган хикәя төзеп сөйләү.

Уку

Татар алфавиты хәрефләрен таный белү һәм алар белдергән авазларның әйтелешен гамәли үзләштерү;

Җөмлә һәм текстларны дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап,сәнгатьле итеп укый белү;

Укыганның эчтәлегенә тәшенү;

Яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан чыгып чамалау яки сүзлектән таба белү;

Кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү.

Язу

Хәрефләрне дөрес яза белү;

Актив үзләштерелгән сүзләрне,кыска җөмләләрне күчереп язу;

Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне ишетеп яза белү;

өмләне баш хәреф белән башлап, ахырында нокта, өндәү яки сорау билгесе куеп язу.



2 нче сыйныф

Грамматик минимум

1.Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнүен гамәли үзләштерү.

2.Иялек килешендәге исем+тартымлы исем төзелмәсен сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

3.Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне төрле килешләрдә куллану күнекмәләрен камилләштерү.

4.Юк,бар сүзләренең кулланылышын активлаштыру.

5.Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнүен өйрәтү.

6.Хәзерге заман хикәя фигыльне куллану күнекмәләрен киңәйтү.

7.Билгеле үткән заман хикәя фигыльне (-ды/-де) зат-сан белән барлыкта һәм юклыкта төрләндерә белү.

8.Лексик темаларга караган сыйфатларның кулланылышын үзләштерү.

9.Боерык фигыльнең II зат берлек һәм күплек зат-сан мәгънәләрен аңлап,җөмләләр төзергә күнектерү.

10.Үзләштерелгән бәйлекләрне(белән,турында)кабатлау һәм өчен бәйлеген сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

11.Өйрәнелгән кисәкчәләрне (-мы/-ме,түгел) сөйләмдә куллануны ныгыту һәм да/дә,та/тә көчәйткеч кисәкчәләрен үзләштерүгә ирешү.

12.Кирәк(түгел), мөмкин(түгел), ярый,ярамый кебек модаль сүзләрне фигыльнең инфинитив формасы белән бергә кулланырга өйрәтү.

13.Үзләштерелгән сан төркемчәләрен искә төшерү һәм җыю саннарын кулланышка кертү.

14.Вакыт рәвешләрен(кичә,бүген) дөрес куллана белүгә ирешү.

15.Һәм,ә теркәгечле кушма җөмләләрнең эчтәлеген аңлап, сөйләмдә куллана белү.

16.Җөмләнең түбәндәге коммуникатив төрләрен диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга гадәтләндерү:раслау,инкяр,сорау,хикәя,боерык.

17.Өйрәнелгән җөмлә калыпларын җәенкеләндерү эшен активлаштыру.


Орфоэпик һәм орфографик минимум


1.Татар алфавитын яттан белү.

2.Татар алфавитындагы хәрефләр белдергән авазларның әйтелешен ныгыту.

3.Калын һәм нечкә сузыклы сүзләрнең әйтелешен камилләштерү,сингармонизм законының асылын(рәт һәм ирен гармонмяләре) гамәли үзләштерү.

4.Озын һәм кыска сузыклы сүзләрне дөрес әйтүгә ирешү(а-ә,у-ү,и;ы-е(э),о-ө).

5.Нечкәлек яки калынлык билгесе булган гади(сәгать,шигырь) сүзләрне, кушма(көньяк,кулъяулык) сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга күнектерү.

6.[къ ],[гъ ],[w ],[җ ],[ң ],[һ ],[ч ], (һәмзә)

авазы булган сүзләрнең әйтелешен үзләштерү өстендә эзлекле эшләү.

7.Иҗек калыпларына өйрәтүне дәвам иттерү(әйт-те,кайт-ты).

8.Бер фраза басымы астында килгән һәм сузыкка тәмамланып, сузыкка башланган ике сүз читендәге фонетик үзгәрешләрне гамәли өйрәтү.

9.Тыңланган яки укылган сүзләрдә иҗекләр санын билгели белү күнекмәләрен үстерү.

10.Лексик темага караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

11.Борын ассимиляциясен исәпкә алып, күплек, сан һәм чыгыш килеше кушымчаларын дөрес сайларга өйрәтү.

12.Сорау алмашлыкларында, фигыльнең барлык-юклык формаларында басымны дөрес куюга ирешү.

13.Татар сөйләмен синтагмаларга бүлеп,интонацион яктан дөрес оештыра белүгә өйрәтү.

14.Орфографик күнекмәләрне камилләштерү.





оставить комментарий
страница3/24
Дата17.09.2011
Размер4,4 Mb.
ТипПрограмма, Образовательные материалы
Добавить документ в свой блог или на сайт

страницы: 1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   24
плохо
  1
Ваша оценка:
Разместите кнопку на своём сайте или блоге:
rudocs.exdat.com

Загрузка...
База данных защищена авторским правом ©exdat 2000-2017
При копировании материала укажите ссылку
обратиться к администрации
Анализ
Справочники
Сценарии
Рефераты
Курсовые работы
Авторефераты
Программы
Методички
Документы
Понятия

опубликовать
Документы

наверх